буаның “Госман” мәчетендә Коръәнхәтем чыгу дәвам итә. Шәһәр һәм авыл мөслимәләре монда атна саен килеп Коръәннән бер парә укыйлар. Хәтемне Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов алып бара.
Мәчеткә килүчеләр үзләре генә түгел, яңа дусларын, күршеләрен алып килә. Алар арасында беренче тапкыр Коръәни Кәримне тыңларга килүчеләр дә бар. Соңыннан илебезгә, район һәм шәһәребезгә иминлек, татулык сорап, мәхәлләләргә хәерле дәвамлыклар насыйп булсын диеп, догалар кылына.