Барудига багышланган конференциядә чит ил дин белгечләре дә катнаша

16 февраль 2017 ел 16:03
Барудига багышланган конференциядә чит ил дин белгечләре дә катнаша

Пресс-релиз

“Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары:

тарих һәм бүгенге заман”

мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция

Үткәрү вакыты: 17-18 февраль, 2017 ел

Үткәрү урыны: Казан, “Корстон” үзәге, Толстой залы

Башлану вакыты: 8.30

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 17-18 февральдә Казанда  мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Быел Татарстанда тарихи вакыйга – Болгар ислам академиясен ачу көтелә. Халыкара конференция әлеге дини гыйлем үзәген булдыруга әзерлек чараларның берсе булып тора.

Халыкара конференциядә күп сандагы мәртәбәле кунаклар катнашуы көтелә. Алар арасында чит ил дин белгечләре дә бар: Сүрия Республикасы вакыф министры Мөхәммәд Әбд әс-Саттар әс-Сәйд, Якын Көнчыгыш илләре Голәмәләр шурасы җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан әл-Буты, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди, Анкара университеты докторы Ибраһим Мараш, Мәрмәр университеты профессоры  Исмәгыйль Төрекуглы һәм башкалар.

Шулай ук Россия шәехләре, мөфтиләре, Чечня, Дагыстан, Крым диния нәзарәтләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре катнаша.

Ике көнлек конференция кысаларында Россиянең элекеге һәм бүгенге заман дин белгечләренең дини-рухи мирасы хакында чыгышлар ясалачак. Шулай ук Казанның тарихи мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә булу, Г.Баруди каберен зиярат кылу көтелә.

Конференцияне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе  Ислам фәненә, мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгында уздыра.

Белешмә.

Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.
1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, Галиев  мәчете мәхәлләсенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә гыйлем иясе булып  танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.

            1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый, дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә. ХХ гасыр башында "Мөхәммәдия"дә 500 кеше укыган, 20 мөгаллим укыткан. Бу мәдрәсәдә язучылар Фатих Әмирхан, Фәтхи Бурнаш, Мәҗит Гафури, Кәрим Тинчурин, Накый Исәнбәт, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Г.Ногайбәк, Г.Шәрәф, Г.Гобәйдулин, С.Вахиди, Г.Мостафин, артистлар З.Солтанов, Габдрахман һәм Габдулла Камал, дипломатлар И.Әмирхан, Х.Биккенин, композитор Солтан Габәши, рәссам Бакый Урманчелар белем алган.

Казанда 1906-1908 һәм 1913-1917 елларда чыккан «Әд-дин вәл-әдәп» журналы («Дин вә әдәп») татар дини-әхлакый, гыйльми-әдәби һәм сәяси журнал нашире һәм баш мөхәрире була.

1917 елда мөфти булып сайлана.

Галиев (Баруди) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы  (1857-1921) Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы