Әфганчылар рухына дога кылдылар
17 февраль 2017 ел 13:25
Һәр елның 15нче февралендә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне билгеләп үтелә. 10 ел буе барган сугыш Советлар Союзының 15 мең гражданын югалту белән нокта куелды. Һәм, билгеле, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларарны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә.
Быел да районыбызда әлеге көн тантаналы чара белән билгеләп үтелде.
Хәрбиләребезнең Әфган сугышындагы батырлыгына ихтирам йөзеннән, сугышчы-интернационалистларны искә алу чарасы митинг белән башланды, вафат булган райондашларыбыз рухына дога укыганнан соң, яуда ятып калучылар истәлегенә чәчкәләр салынды.
Соңгы яңалыклар
31 декабрь 2024 ел 08:48
27 декабрь 2024 ел 18:00
27 декабрь 2024 ел 14:40
27 декабрь 2024 ел 11:17