Камил хәзрәт: Баруди, Мәрҗани, Рәмзи, Курсави, Утыз-Имәни - татар халкының каһарманнары

17 февраль 2017 ел 14:05
Камил хәзрәт: Баруди, Мәрҗани, Рәмзи, Курсави, Утыз-Имәни - татар халкының каһарманнары

Бүген Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. 

Конференциянең пленар утырышы Коръән укудан башланды.

Пленар утырышны  Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. 

Татарстан мөфтие үзенең чыгышында милләтебезне саклауда диннең роле турында сөйләде. Халкыбызны кайгыртуда, мөселманнарның үсешкә ирешүендә Галимҗан Баруди кебек татар дин галимнәренең өлеше зур булуны ассызыклады.

 “Галимҗан Баруди тормышы - Россия мөселман өммәтен саклау һәм  Татар халкының алгарышы өчен көрәш мисалы. Галимҗан хәзрәт үзенең мәгариф һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген каршылыклы тарихи елларда алып барган. Бу чорда Россиядә өч инкыйлаб була: хәрби интервенция, гражданнар сугышы, ачлык еллары һәм атеизм-коммунизм идеологиясе таралу. Әлеге катлаулы заманда мөселман гыйлем ияләре татар халкы өчен бер маяк булалар, халыкны адашудан саклыйлар. 1882 елда Барудиның әтисе мәчет, мәдрәсә салдыра. Рәсми документларда “Галиев мәдрәсәсе” дип аталган “Мөхәммәдия” Россия империясенең иң данлыклы уку йортына әверелә.

Бүген дә татар халкының 100-150 ел элекеге кебек гыйлемгә һәм алдынгы уку йортларына ихтыяҗы бар. Шуның өчен нәзарәт тарафыннан дәүләт ярдәмендә гыйлемгә бәйле зур проектлар тормышка ашырыла. Бүгенге көндә исә иң беренче зур эш булып, Болгар ислам академиясен оештыру һәм ачу мәсьәләсе тора. Һәр буын үзеннән соң әхлаклы, гыйлемле һәм динле, тарихны, телне белгән, бабалары гореф-гадәтләрен аңлаган буын калдырырга бурычлы. Галимҗан Баруди үзенең хезмәтләрендә “Картлар да, яшьләр дә динне кайгыртсыннар, әхлак турында онытмасыннар”- дигән. Үзе чыгарган “Дин вә әдәб” журналында язган: «Кеше теләсә кайсы урында, теләсә кайсы вакытта укый ала. Кирәкле белем алыр өчен тәүлеккә 1-2 сәгать уку да җитә... Акыллы кеше яхшы остазда берничә сәгатьтә бик күп файдалы гыйлем ала ала...”

Минем уйлавымча, ислам татар халкын күтәрә, юкка чыгудан саклый, безнең мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез башында ислам тора. Без бу хакта онытмаска тиеш. Татар халкының каһарманнары , чын геройлары - Баруди, Мәрҗани, Рәмзи, Курсави, Утыз-Имәни һәм башка галимнәребез. Без аларны өйрәнергә, зурларга, гыйлем чыганагы итеп күрергә, хөрмәтләргә тиеш. Алар мирасында Россиянең бөтен өммәте өчен мөһим, кирәкле белем сакланган”, - диде Камил хәзрәт.

ДӨНЬЯ ГАЛИМНӘРЕ ТАТАР ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ МИРАСЫ БЕЛӘН ТАНЫША

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы