Бүген Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.
Конференциядә Сүрия, Бәхрәйн, Төркия, Иордания, Мисыр илләреннән килгән дин галимнәре һәм Россиянең 13тән артык мөфтияте вәкилләре, Россия һәм Татарстан фән белгечләре катнаша.
Барлык кунакларга "Хозур" нәшрият йорты бастырган Баруди хезмәтләре таратылды.
Галимҗан Баруди 1890-1913 елларда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме буларак 29 дәреслек һәм методик кулланма яза.
Олуг татар дин әһеле юбилее уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Галимҗан Барудиның 22 репринт басмасын нәшер итте.
1.«Гыйбадәт сәляс: зәкят, руза, хаҗ»,
2.«Гыйбадәт сәляс: китабас-саләт»,
3.«Хөсне-л -гыйбадәт»,
4.«Әл-гукуд әс-сәляс. Никах, талак, ямин»,
5.«Нәмүнәи хисаб»,
6.«Лөгате-с-сәляс»,
7. «Сөаль вә җаваплы бәдә-әҗл-мәгариф»,
8.«Бәд-үл-мәгариф гыйлем-ат-тәүхид»,
9. «Бәдә-әл-мәгариф: әзкярли»,
10.«Сөаль вә җаваплы әүвәл-ән-нәзафәт»,
11.«Әүвәл ән-нәзафәт»,
12.«Китап-әл-мөгамаләт: магариф исламиядән»,
13.«Тарих әнбия»,
14.«Сад пәнд»,
15.«Әзкәр әс-салават. Мәгариф исламиядан җүз 5»,
16.«Тәтиммә китаб әс-салават»,
17.«Тәкмиләи сәвад хаван»,
18.«Сәвад хан»,
19.«Кыйссаи Хозыр галәйһи-с-сәлам»,
20."Әл-китәб әл-әүвәл мин әл-әрбәгыйнәт әл-мөтәсәлсилә".
Кырыгар хәдисне җыйган сериянең беренче китабы.
21. "Әл-китәб әс-сәни мин әл-әрбәгыйнәт әл-мөтәсәлсилә".
Кырыгар хәдисне җыйган сериянең икенче китабы.
22.“Мәдхаль гарәбия”
Болардан тыш "Хозур" Ләйлә Хисаметдинованың «Г. Баруди: Жизнь и общественно-политическая деятельность» дип атлган китабын бастырды. Бу китап тәүге тапкыр дөнья күрде.
Шулай ук язучы, тарихчы, журналист, сәясәтче Йосыф Акчураның “Дамелла Галимҗан Баруди” китабын бастырды. Йосыф Акчура “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә тарих укыткан билгеле шәхес.