Саба районы мөхтәсибәте 25 февраль көнне төньяк төбәк казыятенә кергән мөхтәсибәтләр арасында хоккей турниры уздыра.
Турнирның максат һәм бурычлары:
- Ислам диненең куркәмлеген житкерү;
- Мөселман яшьләре арасында дуслык элемтәләрен ныгыту;
-Мөселманнарның җәмгыятьтә күркәм урынын булдыруга этәреш ясау;
-Мөселман җәмгыятендә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру;
-Иң көчле хоккей командасын билгеләү;
Уенчылары биш вакыт намаз укучы булуы зарури- мөселман хоккей командалары гына катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк, шулай ук уен барышында уенчылардан яман сүзләр ишетелсә команда төшеп кала!
Үткәрү урыны: Саба районы, Лесхоз бистәсе, «Нарат» боз сарае.