Чистайда киемнәр җыю бүлмәсе кабат үз эшен башлап җибәрде.
Ике ел элек мөселман яшьләре бергеле инициативасы белән “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсәдә киемнәр җыю бүлмәсе эшли башлаган иде. Әмма ремонт эшләре бару сәбәпле, аның эше туктатылып торды. Һәм менә, ул кабат “Иман” мәчетендә эшли башлады.
Һәркем кияргә яраклы булган киемнәр яисә аяк киемнәрен бирегә китерә ала. Шулай ук теләгән кеше үзенә яраклы әйберләрне алырга да мөмкин. Әлеге бүлмә “Иман” мәчетендә Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 11 йорт адресы буенча урнашкан. Рәхим итегез!