ТР МДНнең “Хәләл” комитеты реестрына шәригать кануннары буенча ризык җитештерүче Фәннүр Абдуллиның фермер хуҗалыгы кертелде. Комитет таныклыгы 2017 елның 9 февраленә кадәр бирелде.
Әлеге фермер хуҗалыгы 2013 елдан эшләп килә. Ит ризыкларын шәхси эшкуар Шәмсиевнең “Мясок” кибет челтәре аша тәкъдим итәләр. Фермер әйтүенә караганда, алар эре малны үзләре үстерәләр, шуңа күрә продукцияләре дә бик тәмле һәм сыйфатлы. Алга таба предприятие ярымфабрикатлар әзерләү цехын эшләтеп җибәрергә җыена.