Дәгъват бүлеге хезмәткәрләре һәр якшәмбедә курсантлар белән очраша

27 февраль 2017 ел 10:54
Дәгъват бүлеге хезмәткәрләре һәр якшәмбедә курсантлар белән очраша

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлеге хезмәткәрләре һәр якшәмбедә Казан югары хәрби команда училищесында курсантлар белән очрашалар. Алар яшь хәрбиләргә дини тәрбия, әхлак турында сөйлиләр.

24 февраль көнне исә 30га якын курсант Казанның тарихи Апанай мәчетендә булдылар, җомга вәгазен тыңладылар. Апанай мәчете имам-хатыйбы, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров аларны мәчет тарихы белән таныштырды, ислам нигезләре хакында җиткерде. Курсантлар үз чиратларында мондый очрашуларның алга таба да дәвамлы булуын теләделәр. Алар арасында Дагыстан, Ингушетия, Татарстан һәм башка төбәк яшьләре бар иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы