Шәкертләр Галимҗан Баруди турында фильм карады

27 февраль 2017 ел 14:19
Шәкертләр Галимҗан Баруди турында фильм карады

Быел халкыбызның күренекле дин галиме, мөфти Галимҗан Баруди хәзрәтләренең тууына 160 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте фильм төшергән иде. Әлеге фильмда дин эшлеклесенең балачагы, тормыш юлы, эшчәнлеге тасвирлана, бай мирасы хакында мәгълүмат бирелә. 20 минутлык фильмны төшерү төрле җирләрдә, төрле урыннарда барды. Аның эшендә мәдрәсәбез шәкертләре дә катнашты. Фильм төшерү барышында Галимҗан хәзрәт Барудиның кабере зиярәт кылынып, догалар укылган иде. 24 нче февраль көнне әлеге фильмны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре тамаша кылды.

Фильмны карар алдыннан мәдрәсә мөгаллиме Нияз хәзрәт Сабирҗанов 2016 нчы елның Татарстанда Галимҗан Баруди елы дип билгеләнүе хакында искә төшерде һәм шул уңайдан республикабызда узачак чаралар белән таныштырды. Аннары галим булган урыннар, яшәгән, эшләгән җирләр сурәтләнгән презентация, шулай ук Барудиның сакланып калган фотолары күрсәтелде. Слайдлардагы фотосурәтләр аша Галимҗан Барудиның хезмәтләре, куен дәфтәре, аның турында язылган монографияләр (фәнни хезмәтләр), мәкаләләр белән таныштырылды.

17-18 нче февраль көннәрендә "Корстон"да мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция узуы хакында, Галиев мәчетенең тарихы һәм хәзерге торышы турында киң мәгълүматлар бирелде, Казанда Галимҗан Баруди исемен йөртүче урам барлыгы әйтелде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы