Казанның Гаилә мәчетендә оештырылган "Тәрбияле бала" балалар төркеме кул эшләнмәләренә "Мәчетләребез" дип аталган конкурс уздырды. Берсеннән-берсе матур кечкенә мәчетләрне балалар әти-әниләре белән бергәләшеп, катыргы кәгазьдән һәм тозлы камырдан эшләгәннәр. Быелгы уку елы башыннан, сентябрь аеннан бирле эшләп килүче төркемгә 15ләп бала йөри.
Мөфти урынбасары, мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин конкурска йомгак ясап, балаларны шундый күркәм кул эшләренә өйрәнүләре белән котлады, үгет-нәсихәтләрен җиткерде.