Мөхтәрәм Рөстәм Нургали улы!
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән гомер бәйрәмәгез – юбилеегыз белән тәбрик итәм!
Сез - халкыбызның мәртәбәле Президенты, республиканы икътисади яктан үстерүгә һәм иҗтимагый сорауларны тиз арада хәл итүгә, бөтен Россия өчен мөһим булган тотрыклылыкны, татулыкны, милләтара дустанә мөнәсәбәтләрне саклауга зур көч куйган абруйлы җитәкчесе.
Без, Татарстан мөселманнары, традицион диннәрне, гаилә кыйммәтләрен, милләтебезнең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен кайгыртуыгыз турында белеп-күреп торабыз һәм бу гамәлләргә сөенәбез. Сезне Татарстаннан читтә дә югары профессиональ, зур оештыру сәләтенә ия дәрәҗәле шәхес, ихластан, күңел җылысы биреп халыкка хезмәт итүче Президент буларак бәялиләр, яраталар.
Туган көнегез мөбарәк булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга рухи ныклык, саулык-сәламәтлек телим. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!
"Ий Раббыбыз! Безгә дөньяда да һәм ахирәттә дә матур тормыш бир!" “Коръән,Әл-Бәкарә сүрәсе, 201 аять).
Зур хөрмәт һәм дога белән, ҮДН- ТР МДН рәисе,
мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин