Яңа Чишмә мәчетендә хатын-кызлар арасында ”Гасыр абыстае” район бәйгесе булып узды. 7 авылдан барлыгы 29 мөслимә катнашты. Бәйгене Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Әшрапов Илгиз хәзрәт башлап җибәрде. Бәйгене бәяләр өчен Чистай шәҺәреннән имамнар чакырылган иде.
Татарстан мөслимәләр Берлегенең Яңа Чишмә районы мөслимәләр берлеге рәисе Вәлиуллина Рамилә Рәис кызы катнашучыларны бәйгенең тәртибен җиткерде. Бер- бер артлы һәр мөслимә үзе белән таныштырды, кул эшләрен яки аш-суга осталыгын тәкъдим итте. Икенче этапта Коръәннән яттан сүрәләр әйтелде, Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия“ китабы буенча һәр катнашучы 5әр сорауларга җавап бирде. Ярыш-бәйге 2 сәгать дәвам итте.
“Гасыр абыстае” исемен түбәндәге мөслимәләр алды: Сөлчә Баш авылыннан - Заретдинова Рәйхана Камил кызы, Яңа Чишмә авылыннан-Хәсанова Җәннәт Илсур кызы, Камалетдинова Гөлүсә Фәрит кызы, Шахмай авылыннан-Галәветдинова Розалия Равил кызы, Исхакова Рәйхана Габдуллаҗан кызы, Зирекле авылыннан-Ногманова Рузалия Халик кызы, Шакирова Фәйрүзә Ислам кызы.
Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм мультиваркалар тапшырылды. Барлык катнашучы мөслимәләргә исәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедән соң мөслимәләр бәйрәм табыны артында бергәләшеп, аралашып чәй эчтеләр.
Шушы чараны оештыручыларга да, катнашучыларга да Аллаһының рәхмәте булсын!