5 март көнне Югары Ослан мөхтәсибәте мәчет каршындагы курсларда укучы хатын - кызлар, авылның өлкән яшьтәге абыстайлары белән очрашу үткәрде. Бу очрашу Корьән аятьләрен укып, дога кылудан башланды.
Әлеге кичәдә районның имам мөхтәсибе Гали хәзрәт хатын - кызларның исламда тоткан урыны, бала тәрбияләүдәге роле турында вәгазь сөйләде. Республикада һәм районда 2015-2016 елларда күпме гаилә теркәлгән, ничә гаиләдә яшьләр аерылган – шулар хакындагы статистик саннар белән таныштырды. Яшьләрнең гаиләдә нинди сәбәпләр аркасында аерылуын да ассызыклап үтте.
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкерте , мәчетләр каршындагы курслар укытучысы Хәния ханым әниләргә һәм хатын -кызларга багышланган бик күркәм шигырьләрен укыды. Очрашу сорауларга җаваплар, бүләкләр тапшыру һәм төшке аш белән тәмамланды.