Кайбычта мөслимәләр ярышты

06 март 2017 ел 10:43

5 мартта Кайбыч районы мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә авыл мөслимәләре арасында “Гыйбәдәте Исламия” китабы буенча әзерләнгән сораулар буенча ярыш оештырылды. Ярышта беренчелекне Чәчкаб авылыннан Шаһиева Регина, икенче урынны Олы Кайбыч һәм Кече Кайбыч авылы якшәмбе мәктәбе мөгаллимәсе Гайнуллина Илсинә Мөдәрис кызы, өченче урынны Борындык авылы якшәмбе мәктәбе мөгаллимәсе Гыймадиева Әлфия Госман кызы яулады.

Җиңүчеләрне затлы бүләкләр белән бүләкләделәр һәм һәрбер якшәмбе мәктәбе мөслимләрен дә ямле яз көннәре белән тәбрик итеп “Гыйбәдәте Исламия” китабы һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Аеруча Кошман авылы якшәмбе мәктәбе мөгаллимәсе Яруллина Мөслимә ханымга тәҗвид фәне буенча курслар алып баруы өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Әлеге чара Татарстан Диния нәзарәте һәм  "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фонды ярдәмендә оештырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана