Мөфти EWTN телеканалына интервью бирде

10 март 2017 ел 11:20
Мөфти EWTN телеканалына интервью бирде

Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Женевада (Швейцария) Берләшкән милләтләр оешмасы Кеше хокуклары буенча советының 34 нче сессиясендә катнаша.

Әлеге сессия кысаларында мөфти дөнья күләмендә эшләүче EWTN эре дини медиа-челтәр телеканалына интервью бирде.

Камил хәзрәт чит ил журналистларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион дини кыйммәтләрне торгызуга, ясалма дини агымнарга каршы торуга һәм төрле дин вәкилләре арасында татулыкны саклауга кагылышлы эшчәнлеге турында җиткерде. Динара татулыкны саклауда Татарстан тәҗрибәсенең дөнья күләмендә үрнәк мисал булуы хакында әйтте.

Шулай ук мөфти республикада актив рәвештә мәчетләр төзелүе, мөселман дин белгечләрен әзерләячәк Болгар ислам академиясе төзеләчәге турында җиткерде. Әлеге эшләр Россия мөселманнарының динне тотуга мөмкинлекләре булуы хакында сөйли. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы