Югары Ослан мөхтәсибәте Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетендә сукырлар белән эшләүче һәм укытучы Фәнис хәзрәт Минвәлиев белән очрашу кичәсе үткәрде. Бу очрашуда авыл халкы, мәчет картлары , имамнар катнаштылар.
Фәнис хәзрәт үзенең вәгазендә дини тәрбия хакында төрле - төрле вакыйгаларны сөйләп аңлатты, күп санлы сорауларга җавап бирде. Үзенең хаҗ вакытында булган хикмәтле, күңелендә зур тәэсир калдырган мизгелләрне килгән халыкка ирештерде.
Ул Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетендә бөтенләй күрмәүче, ишетмәүче мөселман кардәшләребезне ничек Корьән укытырга өйрәтүләрен , алар белән нинди эшләр алып барулары хакында халыкка сөйләде.
Әлеге чара район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәтнең Фәнис хәзрәткә рәхмәт ирештерүе һәм җәмәгать намазы белән тәмамланды.