"Мөселманнар" газетының яңа саны дөнья күрде

31 март 2017 ел 14:56

"Мөселманнар” газетаның апрель саны Татарстан мөселманнары тормышындагы яңалыкларга бай. Анда гаилә кору һәм яучылык мәсьәләләренә багышланган сөйләшү, Чаллыда үткәрелгән Коръән бәйгесеннән репортаж,Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән көнчелек турында әңгәмә һәм Әлки мөхтәсибәтендә соңгы арада  башкарылган дини эшләр турында мәгълүмат бар.

Газетаның "Нәсыйхәт" сәхифәсендә Рәҗәп аеның мөбарәк кичәләре һәм һәр мөселман белергә тиешле нәрсәләр исемлеге китерелә. Гадәттәгечә, гакыйдәгә кагылышлы мәсьәләләрне дә күтәрә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышыннан мисаллар китерә, илдә, дөньяда барган сәяси вакыйгаларны бәян итә. Моннан тыш газетаның төсле битләрендә эре хәрефләр белән Казан һәм Бөгелмә шәһәрләре өчен намаз вакытлары күрсәтелү дә мөселманнарга шактый уңайлык тудыра.

 Исегезгә төшерәбез, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөхәррирлегендә чыгып килүче “Мөселманнар” газетасы республика буенча 5 мең данә тираж белән тарала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана