"Мөселманнар” газетаның апрель саны Татарстан мөселманнары тормышындагы яңалыкларга бай. Анда гаилә кору һәм яучылык мәсьәләләренә багышланган сөйләшү, Чаллыда үткәрелгән Коръән бәйгесеннән репортаж,Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән көнчелек турында әңгәмә һәм Әлки мөхтәсибәтендә соңгы арада башкарылган дини эшләр турында мәгълүмат бар.
Газетаның "Нәсыйхәт" сәхифәсендә Рәҗәп аеның мөбарәк кичәләре һәм һәр мөселман белергә тиешле нәрсәләр исемлеге китерелә. Гадәттәгечә, гакыйдәгә кагылышлы мәсьәләләрне дә күтәрә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышыннан мисаллар китерә, илдә, дөньяда барган сәяси вакыйгаларны бәян итә. Моннан тыш газетаның төсле битләрендә эре хәрефләр белән Казан һәм Бөгелмә шәһәрләре өчен намаз вакытлары күрсәтелү дә мөселманнарга шактый уңайлык тудыра.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөхәррирлегендә чыгып килүче “Мөселманнар” газетасы республика буенча 5 мең данә тираж белән тарала.