Мөфти Россия Хөкүмәте рәисенең урынбасарын "Кол Шәриф" мәчете белән таныштырды

07 апрель 2017 ел 15:20
Мөфти  Россия Хөкүмәте рәисенең урынбасарын "Кол Шәриф" мәчете белән таныштырды

Бүген Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Хлопонин Казанга эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән бергә “Кол Шәриф” мәчетендә булды. Дәрәҗәле кунакны “Кол Шәриф” мәчете белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин таныштырды.

Камил хәзрәт кунакларга биредә тәүлек дәвамында Коръән укылуы хакында әйтте, мәчетнең тарихы, аның күркәм яклары, шулай ук Татарстан мөселманнары турында сөйләде. Шулай ук мәчетнең намаз уку бүлмәләрендә, Ислам мәдәнияте музеенда булдылар. Очрашу ахырында Камил хәзрәт Александр Хлопонинга ТР МДН исеменнән истәлек бүләкләр тапшырды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы