string(36) "http://dumrt.ru/news/news_17314.html"
09.04.2017 12:27

Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча IX мөселман яшьләренең берләшкән турниры узды. Ярышларда республиканың 19 районыннан һәм якын төбәкләрдән - Башкортостан, Оренбург һәм Киров өлкәсеннән 100 дән артык спортчы катнашты. 

Сүз уңаеннан, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин, журналистлар соравына җавап биреп: " Хаҗга үз хәләл көче белән эшләп тапкан матди мөмкинлеге булган һәркем, шул исәптән спортчылар да бара ала", - диде. Хәзрәт әйтеп узганча, һәр мөселман ышаныч, гыйлем һәм физик көчкә ия булырга тиеш. Ул чыгышында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Рукана белән көрәшүе һәм аны җиңүе, берничә сарык отуы хакындагы хәдисне дә искә төшерде.  Тантаналы өлеш Мөфти хәзрәтнең Коръән укуыннан һәм дога кылудан башланды.

Бүгенге ярышларда катнашучылар арасында 3 дөнья чемпионы, 10 спорт мастеры һәм 7 спорт мастерына кандидат бар иде. Уеннарга көрәш буенча - 53, кул көрәше буенча 48 спортчы килгән. Алар барысы да алдан намаз уку тәртибен белү буенча тест узды.

Көрәш ярышы - 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары, кул көрәше 75 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограмнан югары авырлык категорияләрендә узды.
Уеннарның бүләкләү фонды түбәндәгечә: һәр авырлык категориясендә җиңүчеләрне Диплом һәм акчалата бүләкләр көтә: I урын - 8 мең сум, II урын - 6 мең сум , III урын - 4 мең сум, ә җиңүче команда Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте кубогы белән бүләкләнде. Иң зур бүләк – хаҗга юллама.Ул барлык авырлык категориясендә җиңүчеләр арасында җирәбә сайлау юлы белән уйнатылды. Быел әлеге олуг бүләккә Түбән Кама егете Илгиз Нәфиков, ә Диния нәзарәте кубогына Чаллы командасы ия булды.