Нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге каршында эшләп килүче егет-кызлар активы республикада һәм башкалабызда уздырылган һәр чарада үзеннән зур өлеш кертә. Күптән түгел мөселман яшьләре тарафыннан “Чиста мәчет” акциясе башланып китте.
Оештыручыларның максаты – Рамазан ае алдыннан мәчетләребезне җыештыру. Казанның “Тынычлык”, “Туган авылым” мәчетләрендә һәм Питрәч районында урнашкан Көекле мәчетендә өмәләр узды. Егет-кызлар үз эшләрен Аллаһ ризалыгы өчен башкара һәм Аның савабына ирешергә омтыла. Әлеге саваплы эштә катнашырга теләк белдерүчеләр https://vk.com/cleanmosque сылтамасы аша узып тулырак мәгълүмат ала ала.