Бүген "Кол Шәриф" мәчетендә дин һәм фән әһелләре катнашында татар ханнарының мәет калдыкларын ислам кануннары нигезендә җирләүгә багышланган җыелыш булды. Мәгълүм булганча, 1977 елда археологолар Казан Кремле территориясендә ике төрбәне ача. Галимнәр табутларда Казан ханы Мәхмүд һәм Мөхәммәдәмин сөякләре булуын ачыклый.
Эшлекле очрашуда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәтнең аскаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева, ТР фәннәр академиясе вице-президенты Рафаэль Хәкимов, тарихчы Радик Салихов, Археология институты директоры урынбасары Фаяз Хуҗин катнашты.
Дин һәм фән эшлеклеләре җирләү буенча эшләрне хан гаиләсенә тиешле хөрмәт һәм олылау күрсәтеп башкару кирәклеге турында белдерде.
Айрат хәзрәт Әюпов исламда да, башка диннәрдә дә, кешене вафатыннан соң җиргә иңдерүнең кичекмәстән үтәлергә тиешле бер шарт булып торуын һәм моның ата-бабаларыбыз алдында изге бурыч булуын җиткерде.
Ханнарның җәсәден җиргә иңдерү мәсьәләсен карау киләсе утырышларның берсендә дәвам итәчәк.