Космонавтика көнендә мөфтигә уникаль рәсем бүләк иттеләр

12 апрель 2017 ел 12:40
Космонавтика көнендә мөфтигә уникаль рәсем бүләк иттеләр

Бүген Диния нәзарәтенә кунакка атарстан Республикасы буенча Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов килде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хөрмәтле кунакны нәзарәт белән якыннанрак таныштырды: бина буенча экскурсия үткәрде һәм төп эш юнәлешләре хакында сөйләде. Монардан тыш, ике як киләчәктә хезмәттәшлек итү юнәлешләре хакында да фикерләште.

Очрашу ахырында Җәүдәт Салихов мөфтигә Казанның "Әҗем" мәчете сүрәтләнгән, космостан ук әйләнеп кайткан рәсем бүләк итте. Аның авторы беренчеләрдән булып космоста шәхси күргәзмәсен оештырган рәссам Ильяс Айдаров. Ками хәзрәт үз чиратында кунакка "Хозур" нәшрият йорты китапларын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы