Бер төркем Татарстан Коръән-хафизлары Иранда халыкара бәйгедә катнашачак

18 апрель 2017 ел 17:46
Бер төркем Татарстан Коръән-хафизлары Иранда халыкара бәйгедә катнашачак

Бүген Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендәге бер төркем Татарстан Коръән-хафизлары Иранга оча. Алар 19-26 апрель көннәрендә Тегеранда узачак 34-нче Халыкара Коръән укучылар бәйгесендә катнашачак. 

Катнашучыларны өч төп критерий буенча  бәялиячәкләр: Коръәнне яттан белү, дөрес әйтелеш -  махраҗ һәм тәҗвид кагыйдәләрен исәпкә алып уку. Әлеге мәртәбәле чарада Татарстан данын Россия ислам институты студентлары, "Ярдәм" фонды шәкертләре, "Рәшидә" үзәше вәкилләре яклый. Бәйгенең фаворитлары арасында Сүрия, Мисыр һәм Согуд Гарәбстаны вәкилләре. Илнур хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, татарстанлылар өчен иң мөһиме үзләре турында белдеру,  тиешле дәрәҗәдә күрсәтү һәм тәҗрибә алу.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы