Нәзарәтнең "Хәләл" комитеты чит ил оешмалары белән хезмәттәшлекне арттыра

18 май 2017 ел 20:09
Нәзарәтнең "Хәләл" комитеты чит ил оешмалары белән хезмәттәшлекне арттыра

Бүген Казанда Россия - Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2017" 9нчы Халыкара икътисад саммиты кысаларында хәләлгә багышланган конференция оештырылды. Аның төп темасы - бердәм хәләл стандартлары. Чарада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан РеспубликасыДәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татарстан мөселманнары исеменнән конференция кунакларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул үз чыгышында бердәм хәләл стандартлары булдыру мәсьәләсенең шактый актуаль булуын билгеләп үтте.

- Һәр мәзһәбнең хәләл мәсьәләсенә үз карашы. Мәсьәлән, безнең мәзһәбтә чалу эше бары  кулдан башкарыла. Чит илләрдән  кергән итнең без нинди ысул белән чалынуын белмибез. Алар да безненең нинди стандартларга таянып эш итүебезне  белми, шуңа күрә бердәм хәләл стандарты эшләү  кирәк.

Марат Әхмәтов билгеләвенчә, хәләл - ислам билгесе генә түгел, ә азык-төлекнең сыйфат  күрсәткече. Бүгенге көндә 30 артык оешма хәләл продуция җитештерү белән шөгыльләнә һәм шуларны 20се үзенең продукциясен чит илләргә дә тәкъдим итмәкче.

Әлеге конференция кысаларында нәзарәтнең "Хәләл" комитеты берничә чит ил оешмасы белән хәләл өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыруны күздә тоткан килешүләрне имзалады.

- Хәләл - Аллаһ Тәгаләнең бренды һәм без аны бергәләшеп алып барырга тиеш, - дип билгеләде комитет җитәкчесе Марат Низамов.- Безнең чарабыз берләшергә, хәләлнең бердәм стандартларын булдырырга ярдәм итәр дип ышанам.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:38
Кояш чыга
7:49
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:12
Ахшам намазы
16:03
Ястү намазы
17:52
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100