Актаныш һәм Теләче хәзрәтләре имам-мөхтәсиб сайлады

24 май 2017 ел 15:53
Актаныш һәм Теләче хәзрәтләре имам-мөхтәсиб сайлады

 Бүген, 24 май көнне, Теләченең “Ихлас” мәчетендә районның имам-мөхтәсибен сайлау җыелышы булып узды. Җыелышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР Президенты Аппаратыннан Теләче районы буенча куратор Раил Гаффаров, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, авыл имамнары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Бүгенгә кадәр мөхтәсиб булып эшләгән Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев әлеге вазыйфага бердән-бер кандидат иде.

Исмәгыйль хәзрәт 2011 елның апреленнән башлап шушы игелекле хезмәттә. Районда 29 мәчет-мәхәллә эшләп килә. Узып киткән алты елда күп эшләр башкарылган - мәчетләрдә балаларны һәм өлкәннәрне укыту, җәен дини лагерьлар оештыру, балалар өчен төрли дини викториналар үткәрү шуларның кайберләре.

Исмәгыйль хәзрәт үзенең чыгышында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады, Ураза гаете, Корбан гаетенең төгәл даталарын хәбәр итте. Куанычлы күренеш - Теләче районыннан Хаҗ гамәлләрен кылыр өчен Мәккәгә быел бер юлы 13 кеше юлга чыгарга ниятли. Узган елларда иң күбе бер юлы 7 кешенең хаҗга китүе моңарчы район рекорды булып торган.

“Минем өчен Теләче ягы күңелгә якын, - дип башлады сүзен Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, - чөнки “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыганда 1997 һәм 1998 елларда Олы Тиләҗе авылында практикага кайту насыйп булган иде. Исмәгыйль хәзрәтне яхшы беләбез, хөрмәт итәбез. Мөфти хәзрәтләре нәкъ менә аны Теләче районына имам-мөхтәсиблеккә кандидат дип тәкъдим итте. Шулай ук күптән түгел Казанда узган Татарстан Диния Нәзарәтенең пленумында Исмәгыйль хәзрәт 6 район буенча (Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче һәм Әтнә районнары буенча) Татарстанның Төньяк төбәге казые булып та сайланды. Элек ул эшне Җәлил хәзрәт Фазлыев башкара иде”.

Район башлыгы Илдус Зарипов авылларның төзек, зиратларның чиста булуы, мәчетләрнең эшләп торуы турында әйтеп узды. “Район үсә, яңа эш урыннары барлыкка килә, кечкенә генә районда боз сараена кадәр төзелеп ята икән, бу күп нәрсә турында сөйли. Озакламый Рамазан ае башлана, ай дәвамында районда бик күп ифтарлар үтә, Теләчедә берничә зур районкүләм ифтар оештырырга ниятлибез, Алла боерса. Барыгызны да якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбриклим”, - дип төгәлләде сүзен район башлыгы.

Илдус Фатыйх улының чыгышыннан соң сайлау узды, авылларыбыздан килгән имам-хатыйблар бер тавыштан Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевны алдагы 4 елга Теләче районының имам-мөхтәсибе вазыйфасына сайлап куйдылар.

----------------

Бүген мондый сайлаулар Актаныш районында да узды. Районның Җәмигъ мәчетендә  булган җыенда район аппарат җитәкчесе Айдар Хаев, район Аксакаллар Шурасы рәисе Ләес хәзрәт Гәлләмов, авыл имамнары катнашты.

Җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланды. Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт имамнарга Рамазан ае һәм ураза тоту тәртипләре турында сөйләде. Аннары Актанышбаш авылы имамы Мөдәрис хәзрәт Ханов имам-мөхтәсиб вазыйфасына  моңарчы да районда бу эшне зур җаваплылык белән башкарган Руслан хәзрәт Мортазинны тәкъдим итте.

Имамнар да әлеге кандидатурага каршы килмәделәр, ачык тавыш бирү юлы белән ул бертавыштан сайланды. Актаныш муниципаль районы аппарат җитәкчесе Айдар Хаев сайланган имам-мөхтәсибкә хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә үзара килешеп һәм аңлашып эшләвен, районның дини вазгыятен туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшләвен теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы