"Реальное время" интернет-газетасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Мәңгелекме җәһәннәм?" дигән материалының дәвамы басылды. Материалның икенче өлешендә Камил хәзрәт дин галиме Ибн-Кайимның җәһәннәмгә багышланган фикерләрен анализлый һәм Коръән аятьләрен, ышанычлы хәдисләр китереп аның фикерләренең ялгыш булуын дәлилли. Дин әһеле шәригать сорауларына бәйле мәсьәләләрне караганда сак булырга чакыра һәм мөселман өммәтендә фетнә чыгармаска өнди.
"Мәңгелекме җәһәннәм?" материалының икенче өлеше белән таныша аласыз.