Камил хәзрәт Сәмигуллин Лениногорск мөселманнары белән авыз ачты

13 июнь 2017 ел 21:41

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Лениногорск шәһәренә эшлекле визиты кысаларында район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән оештырылган ифтар мәҗлесендә катнашты. Чара шәһәрнең үзәк мәчетендә үтте һәм  300гә якын кешене җыйды.

Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте имам-мөхтәсибләре, авыл имамнары да бар иде.

Мөфти Камил хәзрәт форсаттан файдаланып халыкка үзенең нәсихәтләрен җиткерде һәм Изге Рамазан аеның фазыйләтләре хакында сөйләде. Авыз ачу мул табын алдында Коръән уку һәм догалар белән үрелеп барды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана