Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Килешүнең төп максаты - бергәләп традицион рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, тарихи һәм рухи мирасны өйрәнү юнәлешләрендә эшләү, шулай ук дәүләт һәм конфессиарара мөнәсәбәтләрне үстерү.
Ике як бергәләшеп фәнни-тикшеренү, нәшрият һәм күргәзмә эшчәнлеген алып барачак. Диния нәзарәте гарәп һәм иске татар телендә язылган тарихи документларны тәрҗемә итү, архив хезмәткәрләрен Татарстанда, Россияда һәм чит илләрдә ислам тарихына бәйле мәсьәләләр буенча киңәш бирү белән шөгыльләнәчәк.
Бүген шулай ук Ирада Әюпова мөфтигә урта гасыр галиме Борханеддин Болгариның кулъязма буларак сакланган 4 хезмәтенең күчермәләрен тәкъдир итте. Алар фикъһ, мантыйк һәм грамматика фәннәре буенча язылган.
Аларның төп нөсхәсе «Астан Кудс Резави» китапханәсендә саклана, ә кулъязмаларның күчермәләре исә килешү нәтиҗәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Иран Ислам Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында тапшырылды. Нәзарәт киләчәктә татар дин галименең мирасын өйрәнәчәк, тәрҗемә кылып, нәшер итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, ике оешма арасында хезмәттәшлек булдыру хакында беренче тапкыр агымдагы елның апрель аенда ТР Президенты җитәкләгән Татарстан делегациясенең Иран Ислам Республикасына эш визиты барышында барлыкка килде. Әлеге сәфәрдән соң мөфтият һәм Архив эше буенча дәүләт комитетының хезмәттәшлек юнәлешләрен ачыклау ниятеннән оештырылган очрашулары да булды.