Кичә Чистайның "Әнәс" мәчетендә бочче буенча ярышлар булды. Ярышлар физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында быел бишенче тапкыр оештырылды. Анда Чистайдан һәм якын-тирә районнардан 40ка якын спортчы катнашты.
Катнашучыларны район башлыгы Михаил Ксенофонтов, хәйрияче Тәлгать Әхмәтҗанов һәм "Әнәс" мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.