FIFA вәкилләре Мәрҗәни мәчете белән танышты

28 июнь 2017 ел 14:36

Бүген Халыкара футбол федерациясе вәкилләре Казанның Мәрҗәни мәчете белән танышты. Делегация составында  FIFAның генераль сәркатибе Фатма Самураның тормыш иптәше Амад Самура һәм кызы бар иде.

Хөрмәтле кунакларны мөфтинең беренче урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов каршы алды. Ул аларны мәчетнең тарихы белән таныштырды һәм экскурсия үткәрде. Соңыннан Мансур хәзрәт  FIFA  вәкилләренә  республикада ислам үсеше, конфессиара мөнәсәбәтләр һәм Казанның мәдәнияты хакында сөйләде. Кунаклар Казанда үтүче Конфедерацияләр Кубогы хакында да фикер алыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана