Казан ислам көллияте шәкертләренә диплом тапшырдылар

28 июнь 2017 ел 17:09
Казан ислам көллияте шәкертләренә диплом тапшырдылар

Бүген "Мәрҗәни" мәчетендә Казан ислам көллиятенең чыгарылыш курс студентларына диплом тапшырдылар. Быел көллиятне 7 шәкерт тәмамлады. Аларга үзләренең үгет-нәсихәтләрен мөфтинең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, остазлары һәм "Мәрҗәни" мәчете имамнары җиткерде.

Көллиятне тәмамлаган яшь белгечләр киләчәктә ислам нигезләре өйрәтүче мөгаллимнәр, гарәп теле буенча тәрҗемәчеләр һәм имам-хатыйблар була ала. Көллият җитәкчелеге сүзләренчә, 4 шәкерт имам буларак ислам диненә хезмәт итүне сайлаган, ә калганнары укуларын Россия ислам университетында дәвам итәргә ниятли. 

7-20 август көннәрендә көллиятнең яңа уку елына кабул итү кампаниясе эшләячәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы