Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Грибан авылында "Бергәлек" исемле мәчет ачылышында катнашты. Тантаналы чарада Россия мөфтиләр шурасы рәисенең урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов, Ф.Ф. Фарисов, мәчет төзелешенә ярдәм күрсәткән хәйрияче Наил Якупов һәм төрле төбәкләрдән килгән кунаклар булды.