Уфа-Казан юллары белән Ираннан мәртәбәле кунаклар килде

07 июль 2017 ел 19:15

Бүген ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран делегациясен кабул итте. Мәртәбәле кунаклар булып Иран Президентының милләтләр, дини азчылыклар һәм мәзхәбләр эшләре буенча махсус ярдәмчесе Гали Юныс, Иран Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле илчесе Мәһди Санаи, һ.б. торды. Делегация Казанга Уфада үткән “Ефәк юлның алтын җепләре” форумыннан соң килде.

Диния Нәзарәтендә мөфти һәм делегация әгъзалары Россия һәм Иран дәүләти мөнәсәбәтләрен якынайту турында, ике яклап халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, диннәр һәм милләтләр арасында татулыкны булдыру турында сөйләштеләр. Камил хәзрәт кунакларга Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, күпмилләтле Татарстанда конфессиара мөнәсәбәтләрне уңай яссылыкта саклау тәҗрибәсе белән уртаклашты.

- Иран Россия һәм аның регионнары белән мөнәсәбәтләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә зур әһәмият бирә, шул исәптән Татарстан белән дә, - дип белдерде Гали Юныс. – Бу, һичшиксез, безнең дәүләтләргә файда китерәчәк. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана