Яр Чаллыда мәчетләр каршында балалар өчен рухи-мәдәни үзәкләр эшли башлады. Мисал өчен, "Әбүзәр" шәһәр мәчетендә 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 40 кыз ял итте. Үзәкнең программасына әхлак буенча дәресләр, аш-су осталыгы, кул эшләре буенча курслар, йөзү һәм атта йөрү дәресләре, төрле ярышлар кертелде. Смена азагында кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Балалар саны буенча иң күпсанлысы булып "Тәүбә" мәчете каршындагы үзәк тора. Монда 50 бала ял итә. дәресләр бүген башланып китте.