Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Реальное время" интернет-газетасында үзенең мәкаләләрен бастыруын дәвам иттә. Бүгенге яңа мәкаләсендә мөфти хәзрәтләре эшмәкәрлек өлкәсендә хәрам, хәләл һәм мәкрүһ булган мәсьәләләрдә туктала.
"Мин дин кардшләремә хәрам юл белән мал-мөлкәт туплаган кеше белән сәүдә элемтәләре урнаштырудан тыелырга чакырам", - дип билгеләп үтә Камил хәзрәт. Әбү Һөрайра (разый Аллаһү гәнһү)дән риваять ителгән хәдистә пәйгамбәребез ﷺ әйтте ди: "Кемдә кем урланган әйберне белә торып сатып алса, ул әлеге гөнаһлы эштә катнашкан булып санала".
Әлеге мәкаләдә шулай ук диндә тыелган эшчәнлек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре аңлатыла. Аерым алганда, мөфти ислам күзлегеннән тыелган, рөхсәт ителгән һәм мәкрүһ дип саналган килешүләрдә туктала. Тулырак биредә.