Бүген, 14 июль көнне, Актаныш авылында мөселман балалары сабантуеның чираттагысы узды. Әлеге бәйрәм Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда район балаларын бергә туплады.
Билгеле булганча, Татарстанда мөселман балалары өчен Сабантуен уздыруны заманында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап җибәрде. Узган елга кадәр ул хәзрәтнең туган ягы Балтач районы Борбаш авылында гына үткәрелеп килде. Анда инде ул бөтенроссия бәйрәме статусына ия. 2016 елның җәендә Борбашта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм ул анда бу бәйрәмне Татарстанның башка төбәкләрендә дә оештырырга кирәк дигән фикер җиткерде. Президентның фикерен хуплап, быел мөселман балалары Сабантуен республикабызның дүрт төбәгендә үктәрергә булдылар.Актаныш районы шул исемлектә.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый чаралар балалар арасында ислам кыйммәтләрен таратуның матур бер үрнәге булып тора. Сабантуй дәвамында Коръән аятләре һәм мөнәҗәтләр яңгырады, шулай ук теләгән һәр бала белгән аятләрен укый алды.
Гадәти Сабантуйларда булган бар уеннар да әлеге мәйданда оештырылган иде, шулай ук “ат чабышы”, чүлмәк вату кебек кызык уеннар булу да бәйрәмгә матурлык һәм җылылык өстәде. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кунаклар сүзләренчә, бу Сабантуйда бер булган кеше киләсе елларда монда инде даими катнашучыга әйләнә.