Дагыстанда Россия Хаҗ-миссиясенең 15 еллыгын билгеләп үтәләр. Татарстан мөфтие доклад белән чыгыш ясады

14 июль 2017 ел 09:29

Дагыстан башкаласы Махачкалада Россия Хаҗ миссиясенең 15 еллыгы уңаеннан тантаналы утырыш булды. Чараны Россия Хаҗ-миссиясе, Дагыстан Республикасы Хөкүмәте, Дагыстан Республикасының вөҗдан иреге, дини оешмалар белән эшләү комиссиясе һәм җирле мөфтият оештырды. Тантаналы өлешен Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов ачып җибәрде.

Утырышның хөрмәтле кунаклары арасында Россия һәм чит илләрдән килгән сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Якын Көнчыгыш илләре дипломатлары һәм дин әһелләре бар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук конференция эшендә катнашачак.

Ул Татарстан Диния нәзарәтенең хаҗ өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләячәк. Мәгълүм булганча, нәзарәтнең “ТР МДН ХАҖ” программасы хаҗ гыйбадәтен үтәүнең сыйфатын арттыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Аерым алганда, Мәккәгә турыдан-туры рейслар оештыра, хаҗиларны уку-укыту, аларны азык-төлек белән тәэмин итү һәм уңайлы шартларда яшәтү, аларның куркынычсызлыгын кайгырту белән шөгыльләнә. 7 ел эчендә әлеге программа белән 7 мең мөселман олуг хаҗ гыйбадәтен үтәде.

-  Өммәтебездә төрле каршылыклар булуга карамастана, хаҗ вакытында без берләшәбез, - дип әйтте Камил хәзрәт. - Изге сәфәрдә кемнең кем булуы әһәмиятле түгел. Хаҗ -  сабырлык мәктәбе һәм барлык гыйбадәтләрне үз эченә алучы олуг вакыйга.

Тантаналы өлештән соң кунаклар бергәләп Җәмигъ мәчеттә җомга намазы укыды. Юбилей кысаларында “Изге җирләргә хаҗ кылу – җәмгыятьнең әхлакый савыгуы. Ислам терроризмга каршы” дип исемләнгән россиякүләм конференция үтәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана