Дагыстан башкаласы Махачкалада Россия Хаҗ миссиясенең 15 еллыгы уңаеннан тантаналы утырыш булды. Чараны Россия Хаҗ-миссиясе, Дагыстан Республикасы Хөкүмәте, Дагыстан Республикасының вөҗдан иреге, дини оешмалар белән эшләү комиссиясе һәм җирле мөфтият оештырды. Тантаналы өлешен Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов ачып җибәрде.
Утырышның хөрмәтле кунаклары арасында Россия һәм чит илләрдән килгән сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Якын Көнчыгыш илләре дипломатлары һәм дин әһелләре бар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук конференция эшендә катнашачак.
Ул Татарстан Диния нәзарәтенең хаҗ өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләячәк. Мәгълүм булганча, нәзарәтнең “ТР МДН ХАҖ” программасы хаҗ гыйбадәтен үтәүнең сыйфатын арттыру юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Аерым алганда, Мәккәгә турыдан-туры рейслар оештыра, хаҗиларны уку-укыту, аларны азык-төлек белән тәэмин итү һәм уңайлы шартларда яшәтү, аларның куркынычсызлыгын кайгырту белән шөгыльләнә. 7 ел эчендә әлеге программа белән 7 мең мөселман олуг хаҗ гыйбадәтен үтәде.
- Өммәтебездә төрле каршылыклар булуга карамастана, хаҗ вакытында без берләшәбез, - дип әйтте Камил хәзрәт. - Изге сәфәрдә кемнең кем булуы әһәмиятле түгел. Хаҗ - сабырлык мәктәбе һәм барлык гыйбадәтләрне үз эченә алучы олуг вакыйга.
Тантаналы өлештән соң кунаклар бергәләп Җәмигъ мәчеттә җомга намазы укыды. Юбилей кысаларында “Изге җирләргә хаҗ кылу – җәмгыятьнең әхлакый савыгуы. Ислам терроризмга каршы” дип исемләнгән россиякүләм конференция үтәчәк.