Башлана: сәгать 9:00да.
Үткәрү урыны: Казанның Мөселман зираты (Мамадыш тракты урамы 40нчы йорт)
Чараны ТР Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Апанай мәчете оештыра.
19 июльдә танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу була. Күренекле дин әһеленең каберен зиарат итүдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, нәзарәт бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук Казан Башкарма комитетының Телләр үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, галимнәр, рәсми затлар һәм Валиулла хәзрәтнең укучылары, дуслары катнашачак.
Искә алу чарасы Татарста мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның сүзләре белән башланып китәчәк. Килүчеләр Валиулла хәзрәтнең дин үсешенә һәм милли-дини мирасны өйрәнүгә керткән өлешенә бәйле фикерләре белән, истәлекләре белән бүлешәчәк.
Чыгышлардан соң Коръән аятьләре укылып, дога кылыначак.
Мәгълүм булганча, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов 2012 елның 19 июль көнне фаҗигале төстә вафат булды. Һәр елны бу көнне Вәлиулла хәзрәтнең чордашлары, укучылары, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында аны искә алу чаралары уздырыла, догалар укыла.
Аккредитация өчен: (843) 237-59-39