Югары Ослан мәчете балалар өчен ял оештырган

24 июль 2017 ел 10:34
Югары Ослан мәчете балалар өчен ял оештырган
Бу көннәрдә Югары Ослан үзәк мәчете  каршында эшләп килгән  рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен сабантуй үткәрү белән төгәлләде. Мәчет каршындагы курслар мөгәллимнәре ислам нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы буенча дәресләр бирде. Монардан тыш, балалар Корьән Кәримнән аятьләр һәм сүрәләре, намаз укуның нигезләрен һәм тәртипләрен өйрәнделәр, төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар. Буш вакытта балалар  өчен төрле спорт уеннары да оештырылды. Бу рухи-сәламәтләндерү үзәгендә бирелгән дәресләр  балалар өчен файдалы да, кызыклы да булды. Сабантуй  әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар катнашында үткән төшке аш белән тәмамланды.
Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы