Буа шәкертләре Түбән Новгород өлкәсендә үткәрелгән бәйгедән җиңү белән кайтты

24 июль 2017 ел 12:00
Буа шәкертләре Түбән Новгород өлкәсендә үткәрелгән бәйгедән җиңү белән кайтты

Елдагыча Түбән Новгород өлкәсенең Ребушкино авылында “Шәкертләр бәйрәме” булып  узды. Буа мөхтәсибәте командасы әлеге бәйгедә өченче ел рәттән  катнаша. Чара барышында төрле дини сораулар,  милли көрәш, вәгазъләр, күренешләр күрсәтелде.

Нәтиҗәдә буалылар ике номинациядә призлы урыннар алды: шигыр сөйләү буенча Камилә  Зарипова 2нче урын, ә викторинада Ахмадуллова Айзилә, Сәетмөрадов Ильяс, Фәхрисламова Айшә, Гимадиева Рәисә 3нче урынга ирештеләр.

Буа мөхтәсибәтеннән барган шәкертләр үзләренә рухи көч, аралашу мизгеле, яңа танышулар алып кайтты. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы