Бөгелмәнең үзәк мәчетендә быел хаҗ сәфәренә баручылар өчен дәрес булды. Булачак хаҗиларга әлеге олуг гыйбадәтне үтәүгә кагылышлы мәсьәләләрне аңлатып киттеләр, төркем җитәкчеләре белән таныштырдылар. Монардан тыш, Согуб Гарәбстанына бәйле кайбер үзенчәлекләрдә тукталдылар. Быел Бөгелмәдән "эконом" һәм "стандарт" программасына сайлап алучылар бар. Дәресне мәчет имамы Наил хәзрәт Юсупов үткәрде.