Мөфти Үзбәкстанда: күренекле галимнәрнең каберләренә зиярат кылынды

27 июль 2017 ел 09:57
Мөфти Үзбәкстанда: күренекле галимнәрнең каберләренә зиярат кылынды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россиянең бер төркем дин әһелләре Үзбәкстан Республикасында эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Алдагы көнне кунаклар Сәмәркандта күренекле галимнәрнең каберләренә зиярат кылуга багышлады. Алар рәтендә: ислам галиме, мөхәддис имам әл-Бохариның, ислам галиме имам Əбу Мансур әл-Матуридинең, сәхабә Хусам ибне Габбасның (Аллаһ аннан разый булсын) каберләре.

- Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: "Хусам ибне Габбас холкы һәм кыяфәте белән миңа башкаларга караганда күбрәк охшаган", - дип искәртә мөфти хәзрәт.

Шулай ук делегатлар Бохарада да берничә атаклы шәхеснең каберләре янында дога кылды. Остаз шәех Мөхәммәд Баһаветдин Нәкшбанд (куддиса сирруху) Бохара янындагы Касри Арифан авылында җирләнгән. Шәех Әмир Күләл (куддиса сирруху) - Нәкшебанднең рухи остазы, укытучысы, данлыклы көрәшче, Нәкшебәндия тарикатенең остазлар чылбырында унбишенче урында тора. Шәех Абделхалик Гиҗдүвани (куддиса сирруху) Нәкшебәндия тарикатенең остазлар чылбырында унынчы урында тора. 

Үзбәкстанга эшлекле сәфәргә Россия мөселман дин әһелләреннән торган делегация эшлекле китте. Делегация составына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең урынбасарлары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Рәфыйк Мөхәмәтшин, шулай ук Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие, «Русия мөселманнарының рухи җыены» җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов, Ислам бизнесы буенча халыкара ассоциация президенты Марат Кабаев керде. Эшлекле сәфәр кысаларында Россия кунаклары Үзбәкстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Усмонхон Алимов, РФның Үзбәкстан Республикасында илчесе Владимир Тюрденев белән очрашты, Ташкент ислам университеты белән танышты. Монардан тыш, дин әһелләре Ташкент, Бохара һәм Самарканд шәһәрләрендәге истәлекле урыннар белән таныша.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы