Бүген мөфти Камил Сәмигуллин бөтен дөньяга танылган Бохара мәдрәсесендә - "Мир-и Араб"та булды. Мәдрәсәгә XVII гасырда нигез салына. Биредә Россиянең күпчелек хәзрәтләре дини белем алган. Мөфти һәм башка Россия хәзрәтләрен мәдрәсәнең тарихы, бинасы, уку шартлары, бай мираслы китапханәсе белән таныштырдылар. Китапханәдә 1914 елда дөнья күргән Казан басмасы - Коръән китабы саклана. Мәдрәсә җитәкчелегенә Камил хәзрәт истәлеккә шамаил бүләк итте.
"Мир-и Араб" - белем бирү, рухи-мәгариф һәм мемориаль-гыйбадәт кылу корылмасы. Үзбәкстанның ЮНЕСКО мирасына кертелгән истәлекле урыннарның берсе. Советлар Союзында бердәнбер ислам белем бирү учреждениесе булган. Биредә татар мәгърифәтчесе Галимҗан Баруди укыган.