Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Изге китапларга инану – иманның өченче баганасы"

27 июль 2017 ел 14:13
Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Изге китапларга инану – иманның өченче баганасы"

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "События" интернет-газетасында чираттагы мәкаләсе дөнья күрде. Үзенең яңа "Изге китапларга инану – иманның өченче  баганасы" дигән материалында мөфти хәзрәтләре изге китаплар турында яза. Аллаһны тану процессы иң элек Аның Үзеннән җиткерелгән мәгълүматка нигезләнгән булырга тиеш. Шушы мәгълүматны кешеләргә җиткерер өчен Аллаһы Тәгалә Үзенең изге китапларын иңдергән. Мөэминнәрнең ышануы буенча, шундый китап - ул Аллаһның олугъ изге Сүзе  һәм аны иңдерүнең максаты ул - кешеләргә Аллаһның барлыгы-берлеге, Аның бөеклеге һәм гүзәл исем-сыйфатлары турында мәгълүмат җиткерү. Моннан тыш, изге китаплар кешеләрне Аллаһ кушканча яшәргә өйрәткәннәр, Аның әмер-тыюлары белән таныштырып, яшәү өчен өйрәтмә булдылар. 

- Изге язмалар дигәндә, пәйгамбәрләргә иңдерелгән китаплар һәм сухуфләр (битләр) күздә тотыла. Зәбүр, Инҗил һәм Коръән телдән иңдерелгән һәм шуннан соң гына кәгазьгә төшерелгән, Тәүрат исә Муса галəйһиссəламгə әзер язма рәвешендә иңдерелгән. Коръән – Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) иңдерелгән соңгы Изге китап, - дип аңалата мөфти хәзрәт.

Мәкаләне тулысынча биредә укырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы