Кайбычта балалар өчен Сабан туе езды

31 июль 2017 ел 09:58

Кичә Кайбыч районы мөхтәсибәтендә укучы балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырылды. Әлеге чарада җәйге каникулларда рухи саләмәтләндерү үзәкләрендә укып йөргән балалар, имамнар, укытучылар һәм Кайбыч районы администрациясе вәкилләре катнашты. Бәйрәмдә балалар чүлмәкләр ваттылар, йөгерделәр, капчык киеп йөгерделәр, кул көрәштерделәр, мәхәллә исеме өчен аркан тарттылар. Нәни балалар өчен Коръән ярышы, җептән уенычыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

Быел Кайбыч районының унике мәхәлләсендә Борындык, Колангы, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Бәрелебашы, Ябалак, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында  рухи саләмәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге үзәкләрдә 160 бала ял итте һәм дини белемнәрен арттырды. Дәресләрне җирле имамнар һәм мәхәллә укытучылары алып барды һәм Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән килгән дүрт шәкерт ярдәм итте. Шәкертләр Колангы, Олы Кайбыч, Чүти авылларында дини практикаларын узып имамнарга ярдәм иттеләр.

Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм итүче Татарстан Диния нәзарәте һәм  "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына, Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улына, Ярхамов Рәшит Фәсхетдин улына олы рәхмәтләрен белдерә. Шулай ук оештыру эшләрендә ярдәм кулы сузучы Кайбыч районы администрациясенә, мәдәният йортына, имамнарга, укытучыларга,  һәм шәкертләргә дә олы ихтирамын һәм рәхмәтен белдерә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана