«Хозур» нәшрият йорты darul-kutub.com электрон китапханәсенең яңартылган сайтын тәкъдим итә.

31 июль 2017 ел 16:40

"Хозур" нәшрият йорты darul-kutub.com электрон китапханә сайтының бизәлешен яңартты. Сайтның яңа версиясе персональ компьютерларның барлык экраннарына, смартфоннарга һәм планшетларга яраклаштырылган һәм гади бизәлеше белән аерылып тора. Китапларны автор исемнәре, атамалары һәм категорияләре буенча эзләү уңайланды. Моның өчен битнең өстәге өлешендә эзләү функциясе һәм үзәктә катнаш эзләү мөмкинлеге эшләнде. Табылган китапларның саны аларның тасвирламаларыннан сулда күрсәтелә. Шулай итеп, порталдагы теге яки бу тематика буенча китапларның күләмен күрергә була.

Моннан тыш, "Яңа китаплар" бүлеге өстәлде. Бу сәхифәдә китапханәне тулыландырган соңгы ун китап күрсәтелә. Элеккечә, китапларны онлайн рәвешендә яки электрон версиясен күчереп укырга мөмкинлеге сакланган. Киләчәктә китапларны иң киң таралган epub һәм fb2 форматларында күчерү мөмкинлеген эшләтеп җибәрү ниятләнә. darul-kutub.com порталының islam-today.ru сайтында блогы, һәм Facebook челтәрендә үз бите эшли.

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана