Болгар ислам академиясенең президенты һәм ректоры билгеләнде

03 август 2017 ел 08:38

Кичә Болгар ислам академиясенең учредительләр Советы утырышы булды. Көн тәртибендәге төп сораулар булып Академиянең Президентын һәм ректорын билгеләү, Уставка үзгәрешләр кертү торды.

Учредительләр Советы карары белән Болгар ислам академиясенең президенты итеп ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков сайланды. Академиянең ректоры тавыш бирү нәтиҗәсендә Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбарасы Рафик Мөхәммәтшин булды. Ректор һәм президент вазифалары Уставта билгеләнде. Мисал өчен, башкалар рәтентә президент алдында куелган бурычлар арасында Академияне финанслау, стратегия һәм үсеш программаларын тормышка ашыру, халыкара һәм административ-хуҗалык эшчәнлек алып бару бар. Ректорга фәнни һәм мәгариф эшчәнлек һ.б. мәсьәләләр йөкләнде.  

Шулай ук утырышта гыйльми совет та сайланды. Аның составына Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, РФ мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Габбасов, Болгар ислам академиясенең фән буенча проректоры Дамир Шаһавиев, Чиләбе һәм Курган өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Ринат Раев һәм Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы мөдире Рамил Әдһәмов керде. Шулай итеп, Совет составында барлык учредительләрнең дә вәкилләре бар. ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең вәкиле - Рамил Әдһәмов.  

Болгар ислам академиясенең учредительләр Советы әгъзалары булып Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Үзәкләшкән дини оешма - РФ мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Үзәкләшкән дини оешма - ТР мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, РФ мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Габбасов, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе Мөхәммәд Таҗетдинов тора. 

ТР мөфтие Камил Сәмигуллин әйтүенчә, барлык мәсьәләләр буенча карарлар бертавыштан кабул ителде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана